- Безнең утырыш истәлекле көндә уза. Бүген, 18 августта - Географ көне, ә икенче яктан - Урыс география җәмгыятенең туган көне. Бу хәл 176 ел элек булган. Урыс география җәмгыяте - Русиянең көчле традицияләр һәм ил үсешенә зур өлеш керткән иң борынгы иҗтимагый оешма, - диде Радий Хәбиров. - Илебезнең тарихын, территориясен, табигатен өйрәнү - бу бик кызыклы шөгыль.
Урыс география җәмгыятенең башкарма директоры урынбасары - төбәк үсеше департаменты директоры Сергей Корлыханов РГО башлангычында гамәлгә ашырыла торган экспедицияләр турында сөйләде.
Сергей Корлыханов Радий Хәбировка Урыс география җәмгыяте президенты, Русия оборона министры Сергей Шойгуның географияне популярлаштыру буенча актив эш алып барган, Төньякны беренче ачучылар һәм тикшеренүчеләр турында тарихи хәтерне саклауга, шулай ук РГО бурычларын үтәү һәм максатларга ирешүгә зур өлеш керткән өчен Мактау грамотасын тапшырды.
Попечительләр советы утырышында Радий Хәбиров республика белгечләренең Валериан Альбановның дан урыннары буенча эзләнү экспедициясендә катнашуы турындагы тәкъдимне хуплады.
Башкортстан Башлыгы Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлегенә булачак экипажның республика составын формалаштыра башларга кушты.
- Тәкъдимне рәхәтләнеп кабул итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Мондый эзләнү экспедициясен үткәрергә кирәк.
Фото: glavarb.ru