+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 11:00

Ярминкә - чын гаилә бәйрәме

Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы киләсе ялларда тагын “Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке” ярминкәсе оештырачак. Алар Бөре, Яңавыл, Сибай һәм Дуван районнарында узачак.

Ярминкә - чын гаилә бәйрәме
Ярминкә - чын гаилә бәйрәме
«Республика халкы ярминкәләрдә фермерлардан сыйфатлы продуктлар сатып алу мөмкинлегенә ия, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз товарларын сату өчен яхшы мәйданчык алалар, чөнки алар белән сәүдә челтәрләре киштәләренә эләгү бик ансат түгел», - дип сөйләде Башкортостан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов.

Узган ял көннәрендә ярминкәләр алты муниципалитетта узды. Чакмагыш районында авыл хуҗалыклары, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш сатылды. Ярминкәдә киң ассортиментта арзан бәядән умартачылар үз продукциясен тәкъдим итте. Кырмыскалы районында ярминкәдә авыл кешеләре үз бакчаларыннан яшелчә, шулай ук бал, йомырка, сөт һәм каймак сатты.

Ярминкәләр кысаларында кешеләр һәм кунаклар юридик ярдәм ала, эш эзләүчеләр вакансияләр банкында резюме калдыра.

Халык сүзләренчә, ярминкә алар өчен чын гаилә бәйрәме булды. Әти-әниләр сатып алган арада, балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында аниматорлар күзәтүендә уйнады. Яшьләр өчен программа да уйланылган. Ярминкә көнендә барлык районнарда Элвин Грей командасы концерт куя.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: