Ул узган атнаның бик авыр, сынаулы булуы турында яза, бу турыда берәр вакыт сөйләргә вәгъдә итә.
«Мине бу арада күпләрегез югалтты, ахры. Минем өчен борчылып торганыгызны да беләм. Соңгы атнада булганнарны мин берәр кайчан сөйләрмен, пост итеп куярмын, җыр яздырырмын, ә бәлки үземнең китабымда язармын… Бер якын дустым әйтмешли, яраларны төзәтәбез дә алга атлыйбыз», — ди Айдар Галимов.
Җырчы инстадусларына беркайчан да өметләрен өзмәскә кушкан.
Фото: ufa.kp.ru