+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2021, 17:47

Бала чокырга төшкән...

Бу коточкыч хәл Салават шәһәрендә булган.

Бала чокырга төшкән...
Бала чокырга төшкән...

Кичә Салаватта кичен алты бала ташландык йортлар янында атышлы уены уйнаган булган. Шул вакыт бер бала су чокырына килеп төшкән һәм иптәшләрен ярдәмгә чакырган. Алар шунда ук кешеләр янына йөгергән һәм ярдәмгә чакырткан.

Бирегә коткаручылар һәм табиблар килгәнче, 37 яшьлек егет баланы чокырдан тартып чыгарган һәм беренчел медицина ярдәме күрсәткән.

Вакыйга урынына килгән табиблар баланың бер аягы сынуын ачыклаган. Әлеге вакытта аны дәваханәгә салганнар.

Хокук сакчылары сүзләренә караганда, алар балаларның ата-аналары белән профилактик сөйләшүләр үткәрәчәк.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: