+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2021, 15:15

Гафуридә - татлы "Бал бәйрәме"!

19 августта Гафури районының иң матур почмагында «Бал бәйрәме» республика фестивале булып узды.

Бәйрәм "Многоцветье Башкортстана-2021" төбәкара этнотурфестны - Этнотурстик практикаларның төбәкара фестивален Русия Президенты грантын тормышка ашыру кысаларында Башкортстан халыклары ассамблеясе, «Сәетбаба» башкорт тарихи-мәдәни үзәге, Гафури районы хакимияте ярдәме белән оештырылды.

Этнография туризмын үстерү темасы, хәзерге вакытта Башкортстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү алымнарының берсе буларак, актуаль әһәмияткә ия.

Барлык җыелганнарга сәламләү сүзе белән Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов мөрәҗәгать итте. Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры вазыйфасын башкаручы Гөлназ Мирхәйдәрова бәйрәмдә катнашучыларны җылы котлады һәм этнографик туризмны үстерү проектының актуальлеген билгеләп үтте.

Бәйрәмдә Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән, шулай ук безнең дусларыбыз - Баден-Вюртемберг (Германия) җиреннән «Дуслык күпере Уфа-Бодензее» җәмгыяте әгъзалары Надя Винтермайер һәм Юрген Редлер катнаштылар. Аларны башкорт, урыс, татар, удмурт, чуваш, латыш, белорус, мордва һәм украин халыкларының милли ашлары, костюмнары, кул эшләре белән таныштырдылар.

Программада катнашучы һәр кеше, үзенең туристик биографиясен ачып, турист паспорты алды. Бәйрәм кысаларында «Этнотурфест-2021»төбәкара фестивален ябу тантанасы да узды. Грантны гамәлгә ашыру барышында тарихи-мәдәни үзәкләр белгечләре, экскурсоводлар этнографик турлар презентацияләре конкурсларында катнаштылар. Нәкъ менә алар этнографик турларны оештыручылар һәм экскурсоводлар булды.

Проект җитәкчесе, Урыс тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Венера Фәрганова барлык катнашучыларны фестиваль тәмамлану белән котлады һәм конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм Гафури районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты катнашлыгында зур концерт белән тәмамланды.

Фото: tabin.ru

Гафуридә - татлы "Бал бәйрәме"!
Гафуридә - татлы "Бал бәйрәме"!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: