+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2021, 16:05

Рейхстаг батырлары онытылмый

20 августта Мишкә районында данлыклы милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы Гази Заһитовка 100 яшь тулу уңаеннан һәйкәл куелган «Биш Герой» мемориаль комплексы ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Рейхстаг батырлары онытылмый
Рейхстаг батырлары онытылмый
Мемориаль комплекс Советлар Союзының дүрт Герое – Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков һәм Егор Орсаев, шулай ук 1945 елның 30 апрелендә штурм төркеме составында беренче булып Берлин Рейхстагына Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовка багышланган.

Һәйкәлнең скульпторы - Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Закиров. Мемориал «Башнефть»нең хәйрия акчалары хисабына Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге заказы буенча Социаль максатлы программалар фонды аша төзелгән.

– Бүген без совет халкының фашизмны җиңүен тәэмин иткән, авыр сугышта җиңгән кешеләрне искә алабыз. Безнең республикадан 780 меңнән артык кеше фронтка киткән. Аларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмаган, - диде Радий Хәбиров. - Тарихны, белүебезчә, йөзләрдә хәтерлиләр. Нәкъ менә шуңа күрә Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллин, Миңнегали Шәйморатов, Таһир Кусимов, Даян Мурзинның, күп кенә данлы командирлар һәм сугышчыларыбызның исемнәре безнең хәтердә һәрвакыт саклана. Алар арасында – Гази Казыйхан улы Заһитов та бар, бүген без аның тууына 100 ел тулу уңаеннан бу искиткеч һәйкәлне ачабыз.

Нәкъ менә шундый кешеләр турында без яшь буынга сөйләргә тиеш. Бу балаларыбыз ата-бабаларының нинди батырлыклар кылганын, үзләренең нинди бөек илдә яшәвен белсеннәр өчен кирәк. Батырлар турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булсын.

Геройның якын туганы Рамил Заһитов монумент төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

– Бүген без шундый искиткеч һәйкәл ачабыз. Ата-бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштергән өчен республика Башлыгына зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рамил Заһитов.

Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды. Аннары төбәк җитәкчесе һәм мөхтәрәм кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә һәм «Биш Герой» мемориалына тере чәчәкләр салдылар.

Фото: Башкортстан Бышлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: