+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2021, 20:55

Туймазыда этнофестиваль узды

Узган елгы пандемиядә Туймазы районы халкы бәйрәмнәрне бик сагынды. Нәкъ менә шундый бәйрәм "Туймазы-фест" этнофестивале булды.

Туймазыда этнофестиваль узды
Туймазыда этнофестиваль узды

Фестиваль «Родина» Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта узды, анда, эсселеккә карамастан, халык күп җыелган иде.

«Осталар салават күпере» милли мәдәниятләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре, Туймазы районы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары, халыклар күргәзмәсе, тарихи-мәдәни үзәкләр күргәзмәсе эшләде. Теләүчеләр башкорт тирмәсендә фотосессия үткәрә алды.

Ә аннары бик шәп концерт башланды, анда муниципалитет территориясендә яшәүче халыкларның көйләре, биюләре һәм җырлары тәкъдим ителде.

- Ниһаять, без бергә җыелдык, безнең көч - бердәмлектә! - дип сәламләде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин. Ул муниципалитет территориясендә күп еллар буена 60тан артык милләт вәкиле дус һәм тату яшәвен искә төшерде. Һәм бу халыкларның бер-берсен рухи баетуга һәм бергәләп күп кенә милли мәдәниятләрнең уңышлы үсүенә үрнәк мисал булып тора.

Фото: "Туймазинский вестник"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: