“Безнең ковид-госпитальдә йөз авыруга өч шәфкать туташы эшли. Нык арыйлар, төшке ашны ашарга да өлгермиләр!” — Салават шәһәрендә медицина кадрлары җитешмәү проблемасы турында социаль челтәрләргә Нина Егорова 30 июльдә язган. Башкортстан белән идарә итү үзәге ( ЦУР) бу хәлне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә тикшергән.
Салават шәһәр дәваханәсенең баш табибы Илшат Яппаров аңлатуынча, сменада шәфкать туташлары саны хәзер дәвалауда күпме пациент булуга бәйле. Авырулар арта башласа, госпитальгә резервтан хезмәткәрләрне чакыралар. 20 ятакка бер шәфкать туташы булырга тиеш. “Күреп торабыз, коронавирус йоктыручылар саны арта. Августның беренче атнасында Салават госпиталенә 108 яңа авыру урнаштырылды. Штат өч шәфкать туташы белән тулыланды. Алар инде кызыл зонада пациентларның гомере өчен көрәшә”, — дип җавап бирә Илшат Яппаров.
Шушы ук шәһәрдә яңа яр буе вандалларны җәлеп итү урынына әйләнгән. “Биредә балалар качалкасы ватылды, эретеп ябыштырылган җөе чыдамады. Батут ертылган, тренажерлардан болтлар сүтеп алынган!” — дип чаң суга урындагы халык. Башкортстан белән идарә итү үзәге аша барлык хәбәрләр Салават шәһәре хакимиятенә юнәлтелгән.
“Җәйнең беренче яртысында хулиганнар батутны кискән, тренажёрлардан болтларны сүтеп алган, балалар таганын ваткан. Боларның барысы да ремонтланды, кирәкле җиһазлар алыштырылды, калганнары тәртипкә китерелде. Бер уңайдан теннис өстәлләрен күчерделәр. Спорт җиһазлары арасында күбрәк урын ясауны, шулай ук, социаль челтәрләрдә халык сораган иде.
Салаватта яр буен реконструкцияләү әле тәмамланмаган, ә яңартылган территорияне бозучылар табылып тора. Без, әлбәттә, шундый һәр мөрәҗәгатьне тикшерәчәкбез, властьлар яңадан ремонтлаячак. Тик әйдәгез, булган әйберне саклыйк!” — дип җавап бирәләр урындагы хакимияттән.
Дәүләкән районының Әлмәт авылы халкы Дәүләкән белән Толбазы арасындагы трассада тукталыш павильоны булмауга зарланган. Кешеләргә автобусны буранда, эсседә яки яңгырда ачык урында көтәргә туры килгән. Бигрәк тә шундый көннәрдә мәктәп укучылары интеккән. Былтыр 7 октябрьдә әлеге проблема турында республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләренә Әлмәттән Илшат Фаткуллин язган. Мөрәҗәгатьне “ЦУР” системасы теркәгән һәм Дәүләкән районы хакимиятеннән коллегалары белән хәлне тикшерүгә керешкән.
“Дәүләкән — Толбазы юлы өчен Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсе җавап бирә, шул исәптән тукталышлар төзү һәм карап тоту өчен дә. Хакимиятнең әлеге идарәгә мөрәҗәгатеннән соң тукталыш павильонын кую мәсьәләсен хәл итүне 2021 елга планлаштырганнар. Ниһаять, 4 августта Әлмәт авылы янында озак көтелгән транспорт тукталышы төзелде”, — дип җавап бирәләр район хакимиятеннән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.