+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2021, 16:00

Русия халкының мәхәббәтен яулаган шәһәр ул!

Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Түбән Новгородның 800 еллыгы белән тәбрикләгән.

Русия халкының мәхәббәтен яулаган шәһәр ул!
Русия халкының мәхәббәтен яулаган шәһәр ул!

“Хөрмәтле түбәнновгородлылар һәм шәһәр кунаклары!

Барыгызны да бәйрәм – Түбән Новгородның 800 еллыгы белән котлыйм! Бу - Түбән Новгород өчен генә түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен дә бәйрәм, чөнки алар Түбән Новгород белән аерылгысыз бәйле. Шәһәр Русия халкының мәхәббәтен һәм хөрмәтен лаеклы яулады. Аның тормышында бөтен ил елъязмасына кергән героик сәхифәләр күп, киләчәген XVII гасырда Минин һәм Пожарский белән бергә ата-бабаларыбыз саклап калган. Түбән Новгород язмышы – сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр һәм күренекле иҗатчылар Горький, Пушкин, Короленко, Чехов, Даль, Лобачевский, Шаляпин, Балакирев һәм башка бик күпләрнең тормышы.
Бүген Түбән Новгород һәм бөтен илнең өр-яңа тарихын лаеклы яшьләр төзи.

Түбәнновгородлыларның ныклыгы, таланты һәм осталыгы нәтиҗәсендә Идел буе башкаласы үсешә, мөһим индустриаль һәм рухи үзәккә әверелә. Биредә мәңгегә төрле мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр бергә үрелгән, бу исә кешеләрнең тыныч, дустанә мөнәсәбәтләренә нигез булып тора. Биредә заводларда Бөек Ватан сугышында Җиңү хакына ал-ял белми эшләделәр. Горький ябык шәһәрендә фән үсә, илебез иминлеген тәэмин итүче мөһим ачышлар ясала.

Олпат яшьтә булуына карамастан, шәһәр заман белән бергә атлый. Түбән Новгородның тарихи архитектураны саклавы һәм икътисад, мәдәният һәм шәһәр киңлеген оештыру өлкәсендә яңа идеяләр, проектлар өчен ачык булуы яхшы. Бүген халык файдасына эшләүчеләргә, шәһәрнең үзенчәлеген саклап калучыларга рәхмәт.

Түбән Новгородка һәм барлык шәһәр халкына тормышларының чәчәк атуын һәм иминлек телим!

И. Комаров”

Фото: pravda-nn.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: