+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2021, 23:25

Тарих онытылмаска тиеш

Быел 30 августта Ырынбур башкортларының гына түгел, ә бөтен тарихи Башкортстанның һәм аның күпмилләтле халкының тарихи-мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән Кәрван-Сарай тарихи-мәдәни мемориаль комплексын ачу тантанасына 175 ел тула.

Тарих онытылмаска тиеш
Тарих онытылмаска тиеш

Быел 30 августта Ырынбур башкортларының гына түгел, ә бөтен тарихи Башкортстанның һәм аның күпмилләтле халкының тарихи-мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән Кәрван-Сарай тарихи-мәдәни мемориаль комплексын ачу тантанасына 175 ел тула.

Тарихи-архитектура комплексы 1837-46 елларда бирегә килгән башкортлар өчен мәктәп буларак, ирекле иганәләр исәбенә төзелгән. Бу темага багышланган "түгәрәк өстәл" эшендә республика Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов катнашты.

- Бүгенге вакыйга Башкортстан өчен дә, Ырынбур өлкәсе өчен дә бик мөһим. Ул безнең дустанә мөнәсәбәтләребезне чагылдыра һәм безне уртак тарихка кайтара. Караван-сарай тарихы — ул Ырынбур өлкәсе тарихы, аның төзелеше белән Русия империясенең көнчыгыш форпосты төгәл билгеләнгән һәм Ырынбур илнең көнчыгышында эшлекле һәм мәдәни башкала булган, - дип билгеләп үтте Азат Шамил улы.

"Түгәрәк өстәл" кысаларында шулай ук Ырынбур өлкәсе Дәүләт архивы һәм Башкортстан Республикасы Милли архивының Кәрван-Сарай тарихи-мәдәни һәм мемориаль комплексы ачылуга 175 ел тулуга багышланган архив материалларын тәкъдим итү булды.

Чарада катнашучылар Кәрван-Сарай белән бәйле тарихи-мәдәни тикшеренүләрне дәвам итәргә, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту максатыннан Кәрван-сарай турында тарихи истәлекне кулланырга, тарихи-мәдәни үзәктә реставрация эшләренә ярдәм итәргә, аны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча юллама эшләргә тәкъдим иттеләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: