+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2021, 12:34

"Мин - волонтер, мин янгыннарны сүндерергә телим!"

Башкортстан халкы янгыннар белән көрәшүдә бердәмлеген күрсәтә.

"Мин - волонтер, мин янгыннарны сүндерергә телим!"
"Мин - волонтер, мин янгыннарны сүндерергә телим!"
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсендә гадәти булмаган телефон шалтыраган.

"Мин - волонтер, мин янгыннарны сүндерергә телим, сезнең бинаның фойесында басып торам", - дип әйткән бер ир-егет.

Санлаштыру безнең тормышыбызга күптән һәм нык кереп китте, шуңа да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы волонтерлары сафына язылуга шәхси килү хәтта күпне күргән хезмәткәрләр өчен дә көтелмәгән хәл булган.

Әңгәмә барышында волонтер патриотик хисләре турында җентекләп сөйләгән һәм спорт шөгыльләнүен әйткән, ә Баш идарәнең волонтерлык хәрәкәте кураторы «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы волонтерлары» сайтында интернет-форма аша яңа волонтерны теркәгән.

Шулай итеп, таныш булыгыз: яңа волонтер Вячеслав Карпов. Ул - яшь түгел, әмма көчле рухлы Уфа егете.

Министрлыкта белдерүләренчә, волонтерлар сафында бөтен кешегә дә урын табылачак, чөнки бурычлар даирәсе бик зур һәм төрле. Шуңа күрә Вячеславка хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү һәм коткару буенча чараларда катнашырга тәкъдим ителгән.

Гомумән алганда, волонтер булып теркәлү өчен беркая да барырга кирәкми. Моның өчен түбәндәге сылтама аша үтеп, анкетаны гына тутырырга кирәк: https://volontermchs.ru/

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: