+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2021, 17:26

Сермәндә катайлыларның җыен бәйрәме узды

Белорет районының Сермән авылында Катай ыруы яшьләренең унынчы съезды узды.

Сермәндә катайлыларның җыен бәйрәме узды
Сермәндә катайлыларның җыен бәйрәме узды
Бу форум - борынгы һәм күпсанлы башкорт ыруларының берсе вәкилләренең очрашуы өчен традицион мәйданчык.

Форумга республиканың барлык почмакларыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән катайлылар килде. Исегезгә төшерәбез, катайлыларның иң күпсанлы төркеме Белорет районында яши.

Чара "Катай сылуы" бәйгесеннән башланды. Конкурс шактый катлаулы булды. Кызлар үзләренең уңганлыкларын күрсәтте. Моннан тыш, алар интеллектуаль бәйгеләрдә - үз тамырларын, нәсел тарихын белүдә, шулай ук вокаль һәм хореографик осталыкта ярышты.

Форум кысаларында Катай волосте старшинасы Гимран Нуховка истәлекле тактаташ ачу һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга мемориалга чәчәкләр салу булды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: