+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2021, 12:04

Ут белән сак булыйк!

Урманнарыбызда янгыннар һаман дөрли.

Ут белән сак булыйк!
Ут белән сак булыйк!
Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 12 урман янгыны гамәлдә (11е локальләштерелгән), янгыннарның гомум мәйданы 470,16 гектар. Аларны сүндерүдә 93 берәмлек техника, 326 кеше эшли.

Узган тәүлек эчендә 7 янгын чыккан, 6сы бетерелгән.

Белорет, Бөрҗән, Баймак, Зианчура, Благовар, Куергазы, Учалы районнарындагы табигый янгыннар сүндерелгән. Әлеге вакытта Бөрҗән районынның Киекбай авылыннан 8 чакрымда янгын дөрли. Хәл контрольдә тотыла. Белгечләр, торак пунктларга хәвеф янамый, дип ышандыра.

Хөрмәтле дуслар! Әгәр дә кайдадыр янгын чыгуын күрсәгез, 112 номерына шалтыратып, бу хакта һичкичекмәстән хәбәр итегез!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: