+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 11:23

"Батам, зинһар, коткарыгыз..."

Кичә, 22 августта, Уфаның бер сулыгында чираттагы фаҗига булган. Яшь егетнең гомере өзелгән.

"Батам, зинһар, коткарыгыз..."
"Батам, зинһар, коткарыгыз..."

Бу хакта башкаланың гражданнар яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичкә таба «Дудкино» кичүеннән ерак түгел елгада 23 яшьлек егет батып үлгән. Яшь кеше дуслары белән ял иткән.

Ул елганың уртасына кадәр йөзеп кергән, әмма бер мизгелдә көче бетеп, бата башлаган. Хокук сакчылары сүзләренә караганда, батучыга дуслары ярдәм күрсәтергә тырышканмы-юкмы билгеле түгел.

Шуны билгеләргә кирәк, биредә 20 августта 24 яшьлек егет баытп үлгән булган. Әлеге вакыйга шул урыннан 50 метр ераклыкта булган.


Фото: Башньюс

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в