+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 17:30

Гафурида "Бал бәйрәме" үтте

Красноусольск авылы тирәсендә «Бал бәйрәме» дигән башкорт балы бәйрәме узды. Фестиваль, оештыручылар уйлавынча, этнографик туризмны үстерүгә юнәлтелгән иде.

Гафурида "Бал бәйрәме" үтте
Гафурида "Бал бәйрәме" үтте

Аны Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты һәм халыкларның республика Ассамблеясы “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге белән берлектә Русия Федерациясе Президенты грантына проектны тормышка ашыру кысаларында “Этнотур практикаларның төбәкара фестивале - Башкортстанның күптөрлелеге” этинотурфесты - 2021 оештырды.

Фестиваль кысаларында Гафури районы кунакчыл рәвештә туристларны һәм республика кунакларын кабул итте һәм бигрәк тә "Уфа-Бодензее дуслыгы күпере" җәмгыяте вәкилләренең - Башкортстан белән Баден-Вюртемберг (Германия) федераль җире арасында мәдәни элемтәләрне ныгытучы берләшмә әгъзаларының озак көтелгән җавап визиты куанычлы булды.

Бәйрәм кысаларындагы төп вакыйга бал ярминкәсе булды. Юкә, карабодай, чәчәк һәм савыктыручы башка төр татлы нектарны тәкъдим иттеләр һәм теләүчеләргә бөтен республикадан 160 умартачы балларын татып карарга мөмкинлек бирделәр.

Алар Халыклар дуслыгы йортының бөтен республика буенча урнашкан тарихи-мәдәни үзәкләрен тәкъдим иттеләр. Барлыгы шундый үзәкләр - 26, һәм аларның күбесе белгечләре «Бал бәйрәме» ярминкәсендә үзләренең кулинар күргәзмәләре белән катнашты.

“Бал бәйрәме"нең мәртәбәле кунагы - Башкортстанның элекке баш дәүләт автоинспекторы булып күп еллар эшләгән Динар Гыйльметдинов. «Мин яннан узып бара идем һәм монда ярминкәнең булуын белдем, - дип хәбәр итте ул. - Туктадым да кунакка әйләндем. Башкорт балы - ул безнең байлыгыбыз. Без аны алга этәрергә һәм аның иң тәмле һәм файдалы булуын сөйләргә тиеш. Хәтта ил Президенты да безнең балны белүен әйтте, ә без аны бигрәк тә белергә тиеш, диде".

Фото: Гафури районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: