-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 16:40

Мөхәммәтсәлим Өметбаевны туган ягында зурлап искә алдылар

Кырмыскалы районының Ибраһим авылы татар һәм башкорт дөньясындагы күренекле мәърифәтче, галим-энциклопедист, тәрҗемәче, публицист Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына 180 ел тулу уңаеннан күпсанлы кунаклар кабул итте.

Мөхәммәтсәлим Өметбаевны туган ягында зурлап искә алдылар
Мөхәммәтсәлим Өметбаевны туган ягында зурлап искә алдылар
Әлеге истәлекле дата бу көнне язмышлары Кырмыскалы районы белән тыгыз бәйле республикабызның иҗади интеллигенциясен генә түгел, күренекеле мәгърифәтченең иҗади эшчәнлеге белән кызыксынучыларны да бергә җыйды. Якташыбызны искә алу чарасында Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, филология фәннәре докторы, галим Гыйниятулла Кунафин, тарих фәннәре докторы Нәзир Колбахтин, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Кодакаев, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделманов, шагыйрә Дилә Булгакова, республиканың Милли әдәбият музее директоры Гөлдәр Моратова һәм башкалар катнашты.
Кунаклар килү белән иң тәүдә мәгърифәтчебезнең туган авылындагы бюстына чәчкәләр салды һәм музейда булды. Чараның төп өлеше музей биләмәсендә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә алынган автоклуб сәхнәсендә үтте. Чыгыш ясаучыларның һәммәсен бөек мәгърифәтче белән бәйләүче җепләр бар. Бу көнне алар галим, әдипнең эшләренең тарихи кыйммәтен һәм барлык әһәмиятен бәйрәмдә катнашучыларга җиткерә алды.
2005 елдан алып районда әдәбият, мәдәниәт, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә фидакарь хезмәт күрсәтүче замандашларыбызга М. Өметбаев исемендәге премия тапшырылып килә. Быел бу исемгә озак еллар М. Өметбаев музеена җитәкчелек итүче Газимҗан Ибраһимов һәм Прибельский урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Баемова лаек булды.
“Мөхәммәтсәлим Өметбаевтың бөеклеге – XIX гасырда мәгърифәтчелекне билгеле системага салып, идеологик күренешкә күтәрүендә. Ә бүгенге чара - шәхесебезне искә алу һәм башкорт халкының тарихтагы ролен билгеләү дә ул” , - дип ассызыклады кунаклар.
Чараның ахырында кунаклар Мөхәммәтсәлим Өметбаевның каберенә чәчәкләр дә сала алды. Әйткәндәй, ул әтисе Ишмөхәммәт Ишемгул улы янында җирләнгән. Шулай ук күптән түгел арабыздан киткән күренекле язучы, филология фәннәре докторы Тимергале Килмөхәммәтовның кабере дә янәшәдә дә генә. Район, республика гына түгел, дөнья күләмендә туган якларын данлаган барлык шәхесләрне искә алу чарасы булды бу.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Мөхәммәтсәлим Өметбаевны туган ягында зурлап искә алдылар
Мөхәммәтсәлим Өметбаевны туган ягында зурлап искә алдылар
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: