+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 15:26

"Әнием, әнкәй... коткааар..."

Мәскәү өлкәсендә "Дейли" сәүдә үзәгенең балалар ял итү бүлмәсендә янгын чыккан.

Мәскәү өлкәсенең "Дейли" сәүдә үзәгендә янгынның шаһиты нәрсә булганын сөйли. Күңел ачу үзәгенең балалар бүлмәсендә янгын чыккан.

"Әнием, әнкәй... коткааар", - дип балалар кычкырганын ишеттем. Арытаба бер баланы күреп калдым да, аны күтәреп тышка чыгып киттем", - дип сөйли хатын.

Бәхеткә, үзәктә барлык системалар да дөрес эшләгән, өлкәннәр балаларны алып чыга алган. Үзәктән 1100 кеше эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк. Әлеге вакытта прокуратура тикшерү үткәрә.

Белгечләр белдерүенчә, бу хәлдән соң илдәге барлык сәүдә үзәкләрендә янгын хәвефсезлеге буенча тикшерүләр башланырга мөмкин. Аларның сүзләренә караганда, биредә үзәктә янгын хәбәре системасы булмаган очракта, зыян күрүчеләр бик күп булыр иде.

Фото: Риа Новости



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: