+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 18:25

Радий Хәбиров: "Уфаның 450 еллыгына халык үзе ни тели, шуны аңларга кирәк"

23 августта республика Хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уфалыларның төбәк башкаласының 450 еллыгына әзерлек эшләре буенча теләкләрен ачыкларга кушты.

Радий Хәбиров: "Уфаның 450 еллыгына халык үзе ни тели, шуны аңларга кирәк"
Радий Хәбиров: "Уфаның 450 еллыгына халык үзе ни тели, шуны аңларга кирәк"

- Уфаның 450 еллыгына ниләр эшләргә теләвебезгә билгеле бер күзаллау бар. Ләкин бу планнар турында безнең идарә командасында берничә дистә кеше белә. Иң мөһиме, без уфалыларның үзләре белән киңәшләшмәдек, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякинга халыкның теләкләрен җыю механизмнарын эшләүне йөкләп. - Бу - коммуникация эше. Шуңа күрә Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә шөгыльләнегез. Уфалыларның нәрсә теләвен аңларга, аларның фикерен игътибар белән тыңларга кирәк.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Уфаның 450 еллыгы - гомумреспублика вакыйгасы. Шуңа күрә төбәкнең барлык халкын бәйрәм чараларына әзерлек эшенә җәлеп итәргә, аларның катнашуының төрле форматларын уйларга кирәк: проектлар буенча фикер алышудан алып җәмәгать контроленә кадәр.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча проект офисы төзергә, аның даими һәм нәтиҗәле эшен оештырырга кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: