+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2021, 11:55

Сибайда Русиянең Дәүләт флагы көне киң билгеләнде

22 августта Сибайның үзәк мәйданында зур чара булды, ул берьюлы берничә вакыйга һәм юнәлешне үз эченә алды. Бу - Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү, патриотик акцияләр, уеннар, флешмоб; эшлекле очрашулар, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм гаилә конкурслары.

Сибайда Русиянең Дәүләт флагы көне киң билгеләнде
Сибайда Русиянең Дәүләт флагы көне киң билгеләнде

"Зауралье" сәүдә үзәгенең беренче катында шәһәр халкы Башкортстан муниципалитетлары флаглары күргәзмәсен каршы алды. Экспозицияне тарих-туган якны өйрәнү музее әзерләгән. Анда республика Дәүләт җыелышы-Корылтаенда сакланган барлык муниципаль шәһәрләренең һәм районнарының 67 флагы тәкъдим ителде.

Балалар һәм яшьләр өчен интерактив уеннар программасы «Триколор» акциясеннән башланды. Аның барышында «Ровесник» берләшмәсе волонтерлары Русия флагларын таратты һәм викторина-сораштыру уздырды. Зур шәһәр фонтаны янындагы мәйданда Җиңү скверында «Самокат Фест» ярышлары узды. Монда катнашуның мәҗбүри шарты Русия дәүләт символикасы атрибутларының булуы иде.

“Сибайлылар Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен яхшы оештырды, - диде бәйрәм кунагы, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров. - Чара зур патриотик күтәрелеш белән уза. Анда катнашучы балалар һәм яшьләр киләчәктә илебез тарихы белән күбрәк кызыксыныр, туган җиребезне яратыр, аны кадерләп, уңышлары, талантлары, игелекле эшләре белән сөендерер дип ышанам”.

Иртә таңнан, бу вакыйгаларга параллель рәвештә, мәйданда «Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке» авыл хуҗалыгы ярминкәсе барды.

Кич белән мәйданда «Флаг - безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз» флешмобы булды. Анда 130лап кеше катнашты. Ләкин бу яшьләр өчен кичке программаның башы гына иде, аннары Элвин Грэй командасының концерты булды.

Билгеләп үтик, барлык чаралар санитар-эпидемиологик иминлек чараларын үтәп узды.

Фото: Сибай шәһәре хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: