+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2021, 10:11

Абхазиядә үсмер югалган...

Аны алты сәгать дәвамында эзгәннәр. Ул исәнме?

Аллаһка шөкер, исән! Абхазиядә 18 август кичендә югалган балигъ булмаган бала табылган. Күп сәгатьлек эзләүдән соң, коткаручылар егетне каньонда табып ала - үсмер тау сукмагыннан барганда, каньонга егылып төшкән.

"18 август кичендә Абхазиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары эзләгән Казан кешесе Хашупса каньоны районында, аяк һәм җилкә җәрәхәтләре белән табылган", - дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

Егетне дәваханәгә илтәләр, аның хәле яхшы.

Абхазиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Русия туристларына балаларны үзләрен генә экскурсияләргә җибәрмәскә һәм хәвефсезлек таләпләрен аңлатып бирергә киңәш итә.

Моңа кадәр дә Абхазия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары тагын ике Русия туристын эвакуацияләгән булган.

Фото: "Интерфакс" агентлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: