+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2021, 21:35

Бәләбәйдә ярминкә гөрләде!

Бүген "Җырчы чишмәләр" паркы территориясендә Бәләбәй районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан Башкортстанда «Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке» проектын тормышка ашыру буенча ярминкә оештырылды.

Бәләбәйдә ярминкә гөрләде!
Бәләбәйдә ярминкә гөрләде!

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция сатып алучыларны хуш ис, матурлык, кабатланмаслык белән җәлеп итте. Шәһәр һәм район халкына, кунакларга икмәк-күмәч эшләнмәләре: пироглар, күмәчләр, аш-су әйберләре, бал һәм бал продукциясе, ит-сөт ризыклары, шулай ук район территориясендә үстерелгән яшелчәләр тәкъдим ителде.
Ярминкәгә килүчеләр киң ассортиментта камыр ризыклары сатып ала алды. Икмәк-күмәч продукциясен алты җитештерүче алып килгән.
- Һәр кешенең өстәлен икмәк һәм камыр ризыкларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бездә төрле һәм кирәкле продукция бар. Эшләнмәләребез бик тәмле һәм хуш исле, алар бит авыл хезмәтчәннәре тарафыннан яратып һәм күңел биреп эшләнгән табигый чималдан әзерләнгән, - дип уртаклашты "Безнең икмәк" җәмгыяте җитәкчесе Диләрә Хаматдинова.
Татлы продукцияне ике умартачы алып килгән. Ассортимент берничә төр бал һәм умартачылык продуктларыннан тора, анда тәҗрибәле сатучылар аларның өстенлекләре һәм шифалы көчләре турында сөйләде.
Сәүдә палаткалары янында түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин иде. Кешеләр гражданлык-хокукый характердагы, нигездә, мирас, күчемсез милек хокукы, хезмәт бәхәсләре белән бәйле сораулар бирде.
Сәүдә рәтләре янында гына түгел, балалар мәйданчыкларында да җанлы булды. Биредә "Шәйморт уеннары" күңелле стартлары үтте, шулай ук ГТО нормаларын тапшырдылар.
Чара бик бай эчтәлекле, якты, күңелле һәм онытылмаслык булды. Ярминкә уңышлы узды!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: