+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2021, 07:40

Район башлыгы дәваханәгә эләгә алмаган

Ул көне буе регистратурага шалтыратса да, "не дозвонился".

Район башлыгы дәваханәгә эләгә алмаган
Район башлыгы дәваханәгә эләгә алмаган

Благовещен районы башлыгы Олег Голов хезмәттәшләре белән бергә көн буе үзәк район дәваханәсе регистратурасына шалтыраткан, тик ала алмаган. Түрә сүзләренә караганда, ул моны «эксперимент өчен» эшләгән.

- Халыкның барлык шикаятьләре дә диярлек нигезле. Табибларга кабул итүгә эләгү кыен. Безгә инде хәл тагын да катлаулана гына кебек тоела, - дип билгели Голов. - Ике көн инде дәваханә җитәкчелеге белән килеп туган хәл турында сөйләшәбез.

Түрә хәбәр иткәнчә, 25 августтан Благовещен үзәк район дәваханәсендә ике регистратор эшләячәк. Анда "хәлне төзәтергә вәгъдә итәләр". "Сентябрьдә дәваханәгә медуниверситетны тәмамлаучылар – ике терапевт һәм бер педиатр-киләчәк, ди Голов.

- Бу бераз ярдәм итәчәк. Безгә хәзер һәр табиб алтын бәясенә тиң, - ди район башлыгы. – Безгә табиб-ординаторларны җибәрүдә ярдәм итү турында БДМУга һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына бер генә хат язмадык инде. Инде җавап бар, кайбер проблемаларны без ординаторлар исәбенә хәл итәчәкбез.

Ышанам ки, урындагы поликлиникада эш режимын үзгәртергә кирәк. Хәзер ул график буенча 8:00-20:00 сәгатьләрдә эшли, ләкин иртәнге сәгатьләргә йөкләнеш артык күп туры килә. "Расписаниене үзгәртү һәм пациентлар агымын дөрес бүлү зарур", - дип нәтиҗә ясый чиновник.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: