-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2021, 19:53

Игелекле эшләр кылып калыйк!

Баймакта «Игелек шаромарафоны» хәйрия акциясе узды.

Баймактан җиде яшьлек Җәмил Гаетбаев мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Президент гранты акчасына ачылган "Өмет" клубында шөгыльләнү нәтиҗәсендә аның хәрәкәтчәнрәк булуы күзәтелде. Быел малай мәктәпкә бара.

Риза Дәүләтбаев махсус Игелек марафонына Әбҗәлил районыннан килгән. Аны егетнең рух ныклыгы таң калдырган. Аны аз гына булса да дәртләндерү өчен ул балага 2,5 мең сумлык сертификат бүләк иткән.

Бишенче ел инде Баймакта «Игелек шаромарафоны» хәйрия акциясе уза. Монда һәр ярдәм - кыйммәтле бүләк. Шуны билгеләргә кирәк, ярдәм итәргә теләүчеләр елдан-ел арта бара.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в