-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2021, 17:00

Шәйморатовның даны мәңгелек!

Бүген Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлыклы командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Шул уңайдан Русия Героеның туган авылы кунаклар кабул итте.

Шәйморатовның даны мәңгелек!
Шәйморатовның даны мәңгелек!
Генерал М.М. Шәйморатов Бөек Ватан сугышы тарихына Кызыл Армиянең иң уңышлы разведчигы һәм ныклы әзерлекле офицеры буларак кереп калды. Ә халык хәтерендә данлыклы шәхес буларак яши: күпме шәһәр-авылларга, урамнарга, мәктәпләргә аның исеме бирелде, һәйкәлләр куелды, китаплар язылды, җырлар иҗат ителде, бүген дә Русия Героеның һәм ул җитәкчелек иткән данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби юлын өйрәнү дәвам итә. Якташыбызга багышланган чарага килгән кунаклар: район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее мөдире Фәридә Йосыпова, республиканың Хәрби Дан музее директоры Илшат Үтәев, Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Артур Хафизов һәм башкалар да бу хакта сөйләп узды.
Йола буенча, тантаналы чара Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары кунаклар якташыбызны һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.
- Бу көнне якташыбызның һәйкәле янында җыелу күркәм йолага әверелде. Без бүгенге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен аямый сугышкан ата-бабаларыбыз, Җиңүне якынайту өчен тылда тир түккән апаларыбыз алдында мәңге бурычлыбыз. Шуңа да аларның батырлыгы турында истәлекне саклап, киләсе буыннарга да җиткерергә тиешбез. Мондый чаралар да бу уңайдан зур әһәмияткә ия, - дип билгеләде Әлфир Фәрхәт улы.
Күпме генә гасырлар узса да, илебезгә азатлык бүләк иткән яугирләрнең батырлыгы, аларның исемнәре безнең хәтердә саклана. Фәридә Йосыпова да Бөек Ватан сугышында катнашучылар, кавалеристлар һәм Миңнегали Шәйморатов кебек шәхесләрнең исемнәре гасырлар үтсә дә онытылмаячагына ышанычын белдерде. Мондый чараларда яшь буынның канашуы да зур әһәмияткә ия диде ул, чөнки бу истәлекне без буыннан буынга тапшыра барырга тиешбез.
Илшат Үтәев Кырмыскалы районына беренче тапкыр 2009 елда, “Данлыклы атлылар юлы буйлап” акциясенә нигез салган хәрби-тарихи реконструкция уңаеннан килүен һәм шул юнәлештәге бик күп чараларда катнашуын, Украина җирендә дә безнең данлыклы дивизия батырларына тирән хөрмәт күрсәтелүен билгеләде. Бу еллар эчендә Кырмыскалы районында Хәрби Дан музее катнашлыгы белән унлаган хәрби-тарихи реконструкция үткәрелгән. Мондый күләмдәге чаралар башка беркайда да оештырылганы юк, дип билгеләде Илшат Ислам улы, район хакимиятенә һәм урындагы халыкка тирихи хәтерне саклаганнары өчен зур рәхмәтен белдереп.
Бу чара урындагы полиция бүлеге хезмәткәрләренең катнашуы белән дә үзенчәлекле булды. Бу көнне Эчке эшләр органнарына яңа эшкә алынучылар М.Шәйморатов һәйкәле янында Илебез иминлеге һәм халык мәнфәгатьләрендә лаеклы хезмәт итәргә, җәмәгать тәртибен саклау һәм кешеләрнең хәвефселеген тәэмин итү буенча бурычларын намус белән үтәргә вәгъдә бирде. Артур Флорид улы билгеләвенчә, еллар үтсә дә, полиция хезмәткәрләренең бурычлары үзгәрми, алар һәрвакыт Шәйморатов кебек, барлык гомерләрен Ватанына хезмәт итүгә багышлаган Геройлардан үрнәк ала.
Тантаналы чарадан соң кунаклар М.М. Шәйморатовның музеена юл тотты. Биредә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее да күргәзмә оештырды. Фәридә Кабулҗан кызы җыелучыларга эчтәлекле экскурсия оештырып, милли героебызның һәм Кызыл Байрак, Ленин, Суворов һәм II дәрәҗәле Кутузов орденлы Чернигов 112нче Башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясенең хәрби юлы турында сөйләде. Шулай, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе оештырыла башлауның беренче көнәреннән үк дивизион фронт гәзитен чыгару турында кабул ителә. “Кызыл атлылар” гәзите башкорт телендә нәшер ителә. Дивизиянең нигезен татарлар һәм башкортлар тәшкил итүен исәпкә алып эшләнә ул. Фронтта әлеге басма зур роль уйный, һәр яугирне батырлыкка, җиңүгә ышаныч белән рухландыра. Дивизиянең оештыру тарихы, фронтка озатуга әзерлеге, яу юлының башы, хәрби хәрәкәтләре, легендар рейдары, хәрби операцияләр турында мәгълүматны кунаклар да, чарада катнашкан мәктәп укучылары да тын калып тыңлады.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ничә буын алышында, ләкин легендар генерал халык хәтерендә яшәвен дәвам итә, милли каһарманыбыз булып кала. Бүгенге чара да моны ачык күрсәтте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Шәйморатовның даны мәңгелек!
Шәйморатовның даны мәңгелек!
Шәйморатовның даны мәңгелек!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: