+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2021, 11:58

Ач күзләрең, Карагали!

Безнең авыл – Карача-Елга, чишмәбез – Карагали. Борынгы бабаларыбыз бу исемнәрне бу якларда чыккан суда кара нефть таплары күреп биргәндерме, бәлки ул чыннан да каракучкыл төстә булгандырмы, инде белүчеләр сирәк.

Ач күзләрең, Карагали!
Ач күзләрең, Карагали!
 
Тик шулай да, авыл читендә урнашкан Карагали чишмәсен авылның йөрәге дип санаучылар исән әле. Өлкәннәр аның ташландык хәлдә булып, агачка күмелеп, “сукыр” калуына әрнешеп сөйләгәннәре яшьләр күңеленә дә тиде.
 
Үзебез дә биредәге ясалма күл янындагы чүп-чар өемнәренә күптән гаҗизләнеп йөри идек. Нишлисең, табигатьнең шундый игелексез балалары булып чыгабыз инде – без узган җирдә чүп өелеп калгач...

Күптән түгел без моңа чик куярга булдык. Авыл старостасы, актив яшьләр җыелып, Карагали күле буенда чүп тазартып, чишмәсен басып киткән агачларны кистек. Ул безгә рәхмәт әйткәндәй, бәллүр чыңын хәтерләткән җырын җырлап җибәрде, тәмле суы белән сыйлады. Шул вакытта чишмә янын тагын да матурларга, төзекләндерергә дигән уй килде. Аны тормышка ашыру өчен авылдашлар бер­лә­шербез, бер уйда булырбыз дигән өмет бар.

Резеда Мортазина,
Кушнаренко районының Карача-Елга авылы мәдәният йорты җитәкчесе.
 
Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: