- Шимбә көнне мин ремонтланган берничә подъездны карап чыктым. Мондый түбән ремонт сыйфатын ничек аңлатып була? - диде Радий Хәбиров республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм төбәк операторы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп. – Бүген үк тикшерегез һәм хәбәр итегез, моның өчен акча түләдегезме, әллә юкмы? Әгәр түләнсә, кая акт? Мин гел әйттем, без бары тик сыйфатлы хезмәтләр өчен генә түлибез. Калинин районында миңа күрсәткән яхшы подъезд - ул тәртипсезлек!
Башкортстан Башлыгы үзенең Контроль идарәсенә һәм республиканың Контроль-хисап палатасына Уфа йортларында башкарылган эшләрне тапшыру һәм кабул итү буенча хисап документларын тикшерергә кушты.
– Мин тәкъдимнәр һәм кадрлар чишелешләре белән тирән анализ һәм фикер алышуны көтәм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тагын бер кат әйтәм: сыйфатлы итеп эшли белмәүчеләр белән эшләмәгез. Өстәвенә, без моның өчен акча түлибез.
Белешмә:
2019-20 елларда Башкортстанда подъездларны комплекслы ремонтлау программасы кысаларында 2 069 күпфатирлы йортта 2,084 миллиард сумлык 6 181 подъезд ремонтланды. 2021 елда Уфа, Агыйдел, Баймак һәм Бәләбәй районының Приют поселогы 115 күпфатирлы йортында 312 подъездны норматив халәткә китерергә планлаштыралар. Бу максатларга 222,2 миллон сум акча тотылган.
Фото: glavarb.ru