Дүртөйлеләр күчмә поликлиникада булды, анда балалар үзәк дәваханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары кабул итте. Шунда ук ковид-19дан прививка ясатырга мөмкин иде. Аннары юридик ярдәм өстәле ачылды, килүчеләр белгечләрдән консультацияләр алды.
Ул арада үзешчән сәнгать осталары концерты узды, яшьләр интерактив программада катнаштылар. Стадионда мини-футбол буенча чемпионат узды, ә "Зерно" скейт-паркында – балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ачык ишекләре көне, анда балалар һәм аларның әти-әниләре ошаган юнәлешләрне, секцияләрне һәм түгәрәкләрне сайлый алды.
Аннан соң республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды, монда үз продукциясен эшкуарлар, фермерлар һәм бакчачылар тәкъдим итте.
- Без шәһәребездә уза торган бер генә ярминкәгә дә килми калмыйбыз, чөнки нәкъ менә биредә очсыз бәягә сыйфатлы товарларны сатып алырга мөмкин. Ә бүген балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен сөт кухнясы продукциясен дә сатып ала алдык, - дип фикерләре белән уртаклашты Дүртөйледә яшәүче Гүзәл Миңневәлиева.
Элвин Грейның һәм башкорт эстрадасы йолдызларының чыгышлары кичәнең бизәге булды.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте