+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2021, 09:27

Миллион ярым сум акчаны алдакчыга күчергән

Хәзер икмәккә дә юк...

Миллион ярым сум акчаны алдакчыга күчергән
Миллион ярым сум акчаны алдакчыга күчергән

Республиканың Кырмаскалы районында ялганчы брокерлар интернет аша инвалидлар гаиләсен миллион ярым сумлык кредит рәсмиләштерергә һәм биржага акча салырга үгетли. Аферистлар пенсионерларга тиз һәм саллы табыш вәгъдә итә. Кинәт баеп китү өмете белән алар акча күчерә, тик, нәтиҗәдә, бернәрсәсез кала.

"Башта 1200 доллар салдым, бу 67 мең сум. Аннары алар ничектер үгетли алды, мин тагын ярты миллион бирдем. Болар барысы да онлайн эшләнде", - ди ике инвалидтан торан гаилә башлыгы Юрий Угольников.

Аларның моңа кадәр 750 мең сумлык ипотекасы да булган. Аңа миллион ярымлык кредит та өстәлгән. Ирле-хатынлы инвалидлар бер җирдә дә эшли алмый. Пенсия акчасы кайчак икмәккә дә җитми. Әмма алар ярдәм итәргә алынучы юристларга ышана һәм акчаларын кайтарып алырга өметләнә. Ярый инде алары бушка эшли.

Фото: "БСТ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: