+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2021, 15:10

Урманнарны тизрәк тергезү зарур!

Агымдагы елда «Яшел Башкортстан» акциясен «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе кысаларында үткәрергә ниятлиләр.

Урманнарны тизрәк тергезү зарур!
Урманнарны тизрәк тергезү зарур!
Аны 20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Урындагы халык, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм волонтерлар җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов бәян итте.

Мондый акцияләр бөтен ил буенча даими рәвештә үткәрелә һәм аның тарафдарлары елдан-ел арта бара, моннан тыш, әлеге тема экосистемада углерод балансын саклау буенча дөнья тренды фонында актуальләшә бара.

Республикада «Урманны саклыйк» акциясен үткәрү өчен урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре 73 гектардан артык мәйданда 55 участок әзерләгән, аларда 300 мең яңа агач утыртылачак. Тулаем алганда, көзге чорда 500 гектар мәйданда агачлар утыртылачак.

"Урман утыртуның үзәк мәйданчыгы итеп Уфа районының Акманай авылы янында 1,5 гектар мәйданлы урман участогын билгеләргә тәкъдим итәбез. 6 меңгә якын ылыслы агач үсентесе утыртырга планлаштырабыз. Шәһәрләрдә һәм авылларда утырту өчен зур үсентеләр әзерләнгән, муниципалитетлар хакимиятләренә аларны сатып алу өчен безнең урман хуҗалыкларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм", - диде министр.

Урман хуҗалыгы инвентаре тиешле күләмдә әзерләнгән. Көзге чорда утырту өчен үсентеләр җитәрлек күләмдә үстерелгән.

Әмма агымдагы елның үз үзенчәлекләре бар. Корылык һәм явым-төшем булмау сәбәпле, акцияне үткәрү вакыты күчәргә мөмкин.
Метеорологик фаразлар буенча, сентябрьдә һәм октябрьнең беренче яртысында, бигрәк тә республиканың тау-урман зонасында явым-төшем булмау көтелә, урманнарда янгын хәвефенең югары классы сакланачак, бу исә урман янгыннары санының алга таба үсешенә йогынты ясаячак. Шуңа күрә, утырту вакытын октябрь ахырына планлаштыралар.

"Ахырда шуны билгеләп үтәсем килә, урман утырту буенча барлык чараларны да без «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында уздырабыз. Агымдагы елда безнең алда урманнарны тергезү чаралары үткәрү бурычы тора – бу 14,3 мең гектардан да ким булмаган мәйданда урман утырту да, табигый урманнытергезү дә", - диде министр.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: