-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2021, 13:40

Волонтерлар дәүләттән ярдәм алачак

Башкортстанда урман янгыннарын сүндерүдә катнашучы волонтерларга дәүләт ярдәме һәм яклавы турында закон кабул ителәчәк.

Волонтерлар дәүләттән ярдәм алачак
Волонтерлар дәүләттән ярдәм алачак
Республика парламенты депутатлары канунга тиешле үзгәрешләр кертергә ниятли. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, волонтерлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре исәбенә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданнар оборонасы, янгын хәвефсезлеге һәм су объектларында кешеләрнең хәвефсезлеге кертеләчәк.

"Зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә үз ирекләре белән кушыла торган кешеләр бүләкләнүгә һәм һәрьяклап яклауга лаек", - диде ул. Закон нигезендә волонтерлар форма һәм махсус кием, җиһазлар, СИЗ, туклану, вакытлыча файдалануга бина бирү хокукына ия. Моннан тыш, аларга тиешле урынга барып җитү, сәламәтлекне һәм гомерне страховкалау, психологик ярдәм һәм тернәкләндерү мөмкинлеге бирелергә мөмкин. Волонтерлар эшчәнлеге дәүләт һәм ведомство бүләкләре рәвешендә, шулай ук төрле конкурслар һәм программалар кысаларында хуплана.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда инде берничә атна урман янгыннары котыра - аларны сүндерүгә волонтерлар җәлеп ителә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 30 август иртәсенә янгыннарның гомум мәйданы 2295 гектар тәшкил итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: