+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2021, 21:40

Быел 2 мең алданган өлешченең хокуклары тергезеләчәк

30 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров “Төзелеш һәм транспорт сәгате” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда, аерым алганда, өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча юл картасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Быел 2 мең алданган өлешченең хокуклары тергезеләчәк
Быел 2 мең алданган өлешченең хокуклары тергезеләчәк

Төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов хәбәр иткәнчә, 2021 елның 30 августына проблемалы объектлар реестры 123 йортны үз эченә ала, җиде меңнән артык кеше хокуклары бозылган. Шул ук вакытта 2021 елда республика Хөкүмәтенең муниципалитетлар һәм төзүчеләр белән булышлыкта зур эш алып барды, нәтиҗәдә исемлектән 47 объектны төшереп калдырырга планлаштыралар.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, өлешчеләрнең хокукларын тергезү яхшы темплар белән бара, әмма күп очракта кешеләр үз торакларын берничә ел көтәләр, шуңа күрә эш темпларын киметергә ярамый. Башкортстан Башлыгы юл картасының үтәлешен тагын бер айдан анализларга кушты.

- Бездә күпчелек объектлар буенча билгелелек бар, аларны төзү механизмнары азмы-күпме аңлашыла. Быел без тагын 2 мең өлешченең хокукларын торгызабыз, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта мәсьәләне ахыргы чишү ориентиры булып 2024 ел кала. Шуңа күрә 2023 ел ахырына кадәр без барлык зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тиеш.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: