+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2021, 18:20

Иҗтимагый палатада Радий Хәбировның башлангычын хупладылар

31 августта республика Иҗтимагый палатасының инфраструктура һәм территориаль үсеш, хәвефсезлек, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре комиссиясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Уфа парк зоналарын үстерү турындагы башлангычы буенча фикер алыштылар.

Иҗтимагый палатада Радий Хәбировның башлангычын хупладылар
Иҗтимагый палатада Радий Хәбировның башлангычын хупладылар

Фикер алышуның модераторы булып комиссия рәисе Алия Әхмәдуллина чыгыш ясады.

Комиссия эксперты, «Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары үсеше институты» проектлауда катнашучы белгеч Дарья Ефремова Радий Хәбировның республика халкы белән берлектә паркларны төзекләндерү һәм үстерү өчен өстенлекле урыннарны сайлау башлангычы турында уңай фикерен белдерде.

Мисал сыйфатында ул Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институтының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына әзерлек кысаларында эшләү этапларын һәм Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсы турында сөйләде.

Комиссия утырышында Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Мельников катнашты. Ул реконструкцияләнә торган паркларда уңайлы мохит булдыруның мөһимлегенә, кануннарда булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр парклары буенча уңайлы хәрәкәт итү мөмкинлеген тәэмин итә торган таләпләргә һәм нормаларга игътибарны юнәлтте.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: