+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2021, 16:15

Ветеранга ярдәм итик!

6 августта Благовар районының Языково авылында янгын чыккан.

Уттан ике фатирлы йорт зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр йортның үзен саклап калган, әмма түбә тулысынча янып беткән. Бер фатирның хуҗасы — элекке хезмәттәшебез - «Благоварские вести» гәзите редакциясендә 33 ел эшләгән ялгыз хатын Зинаида Столярова.

Аның, барлык пенсионерлар кебек үк, һәр тиене исәптә. Түбәне ремонтлау өчен аңа 370 мең сум кирәк - өлкән яшьтәге хатын-кыз өчен күтәрәлми торган сумма. Алда көзге яңгырлар, салкыннар. Моңа кадәр йортның түбәсен, ни генә булмасын, яңадан ябарга кирәк.

Хөрмәтле коллегалар, мондый мизгелләрдә берләшергә, ярдәм итәргә кирәк! Әйдәгез, Зинаида Алексеевнаны бәласе белән ялгызын калдырмыйк. Тамчыдан күл җыела. Без, берләшеп, кирәкле сумманы җыя алабыз. Без чит бәла-казага битараф булмаган кешеләргә, хәйриячеләргә һәм меценатларга, эшкуарларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез: сезнең өчен зур булмаган сумма да хәлне үзгәртергә ярдәм итәчәк. Баш тартмаучыларга без бик рәхмәтле булачакбыз.

Зинаида Столярова йортының түбәсен ремонтлау өчен акчаны 6390 0206 9070 7913 87 (Регина Игорь кызы Столярова) картасына күчерергә мөмкин, ул 8 996 579 17 88 номерына беркетелгән.

Коллегаларга шундый үтенеч:

1. кем булдыра алганча ярдәм күчерә ала.

2. гәзит укучыларыбызга, спонсорларга челтәр аша мөрәҗәгать итәргә, бәлки, кемдер ярдәм итәр.

Фото: mk.ru

Ветеранга ярдәм итик!
Ветеранга ярдәм итик!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: