- Без үзебездә булган 48 бүлекнең тагын да нәтиҗәлерәк эшләвен күрергә, аларның республиканың барлык районнарында да булуын телибез. Халыкка хокукый мәгълүмат җиткерүгә игътибар итәргә һәм дәүләт мәнфәгатьләрен һәм гражданнарның хокукларын яклау арасында балансны сакларга кирәк, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте Премьер-министры.
Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина, үз чиратында, төбәк бүлеге өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе - халыкка сыйфатлы юридик ярдәм күрсәтү, дип билгеләп үтте.
Башкортстан бүлекчәсенең Попечительләр советы утырышында яңа рәис итеп бертавыштан Андрей Олейник сайланды. Ул катнашучыларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге илдә алдынгы урыннарда булсын өчен барысын да эшләячәген әйтте.
Фото: pravitelstvorb.ru