+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2021, 13:55

Кече Ватанга тугрылык үрнәге

Бөрҗән районының Ыргызлы авылында республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә ашырылган «Атайсал-Кече Ватан» проекты кысаларында республика музыкантлары катнашлыгында ореп-air концерт узды.

Кече Ватанга тугрылык үрнәге
Кече Ватанга тугрылык үрнәге
Исегезгә төшерәбез, «Атайсал-Кече Ватан» проектының төп идеясе - күпьяклы элемтәләр урнаштыру, кече Ватанга ярдәм итү мөмкинлеген тәэмин итү өчен Башкортстанда туып-үскән кешеләрне берләштерү.

Концертта Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, «Йәшлек шоу-2020» проектының Гран – при иясе RAHIMOV, рэп-башкаручы МС-Баш, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Ян Лира катнашты. Концертның хедлайнеры - "Zainetdin" музыкант-мультиинструменталисты.

Ыргызлы авылы - республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың кече Ватаны. Әлеге проект кысаларында ведомство җитәкчесе Ыргызлы мәдәният йортының «Шатлык» бию ансамбле өчен сәхнә костюмнары бүләк итте.

"Клубта кечкенә генә бию ансамбле барлыкка килүен белгәч, ярдәм итәргә теләдем", - дип билгеләп үтте министр.

Фото: Бөрҗән районы хакимияте

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: