+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2021, 12:05

Уфада ял зоналары яңарыш кичерә

Бүген Башкортстан башкаласында ял итү зоналарын булдыруга һәм реконструкцияләүгә зур игътибар бирелә. Эш федераль һәм республика программалары ярдәмендә алып барыла.

Уфада ял зоналары яңарыш кичерә
Уфада ял зоналары яңарыш кичерә

Узган ел Уфада бердәм архитектура ансамбле яңартылды, аңа "Дубки" скверы һәм шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйдан керә. Аның үзәк элементы булып «Биюче торналар» яктылык-музыкаль фонтан тора. Бөтен парк территориясен модернизацияләү 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән башкарылды.

Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе кушуы буенча "Первомайский" паркын реконструкцияләү башланды. Монда "Тепличное" күле территориясен төзекләндерделәр, периметр буйлап терраса тактасыннан өслекле юл урнаштырдылар, фонтанны реконструкцияләделәр. Балалар мәйданчыгы киңәйтелде, резина өслекле уен һәм спорт зоналары өстәлде. Парк 2020 елның октябрендә тантаналы рәвештә ачылды.

2018 елда Уфаның Затон бистәсенең "Волна" паркында зур үзгәрешләр башланды. Шул вакыт эчендә ул тамырдан үзгәрде. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар яңартылды, спорт мәйданчыгы, workout-зона, скейтпарк һәм башкалар барлыкка килде. Хәзер йомгаклау этабы бара, ул күлне, шул исәптән террасалы яңа ясалма күперне, шулай ук амфитеатр төзелешен үз эченә ала.

Ташландык бакчалар һәм бушлы урында «Южный» микрорайонында парк төзелә. Төзелеш 2019 елда башланды. Ял итү мәйданчыкларыннан тыш монда берничә спорт һәм уен зонасы барлыкка киләчәк, воркаут өчен тренажерлар урнаштырачаклар. Периметр буйлап параллель йөгерү һәм җәяүлеләр юллары урнашачак. Бакчаның үзәк элементларының берсе фонтан булачак.

Уфаның Октябрь районында 130нчы мәктәп янындагы сквер төзелеше дәвам итә. Ул Мостай Кәримнең «Кош очырам...» дигән шигыре буенча иҗат ителә. Мәйданы 15 мең квадрат метр булган скверда памп-трек, хоккей тартмасы, йөгерү юллары булган футбол кыры, теннис һәм баскетбол мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Рихард Зорге урамындагы сквер тулысынча әзер диярлек. Биредә инде халык плитка белән түшәлгән юлларны, Уфа символикасы төшерелгән эскәмияләрне, яктыртуны бәяләргә өлгерде. Үзәк объектта укытучыга багышланган скульптур композиция булырга тиеш.

«Кашкадан» паркында масштаблы реконструкция алып барыла. Ул берничә этапта тормышка ашырыла торган Башкортстан башкаласы өчен истәлекле объект. Ял итү зонасыннан тыш, монда төрле спорт корылмалары, шулай ук мәдәни-күңел ачу объектлары каралган.

Чиратта - башка парклар һәм скверлар, алар күптән инде искергән, яки кайбер үзгәрешләр таләп итә. Һәм бу үзгәрешләр һичшиксез шәһәр халкының фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алып кертеләчәк.

“Беренче чиратта нинди паркларны төзекләндерергә кирәклеген аңлау бик кызык булыр иде. Аңлашыла, барысын да берьюлы эшләмәячәкбез. Бәлки, сезнең Уфа буенча башка тәкъдимнәрегез бардыр, сезгә нинди башка парк зоналары кирәк. Сезнең фикерегез өчен, кире элемтәгез өчен рәхмәт белдерәм”, дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә (ВК: https://vk.com/wall413272232_674177 ФБ: https://www.facebook.com/radiyhabirov/posts/1244602876056281 ИГ: https://www.instagram.com/p/CTHeCg_DrFp/ ОК: https://ok.ru/radiyhabirov/statuses/154050084084526).

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: