+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2021, 15:19

Зират түгел, чүплек бу...

Мәңгелеккә киткәннәрнең шундый урыннарда ятуы күңелне өшетә...

Зират түгел, чүплек бу...
Зират түгел, чүплек бу...

Дәүләкән шәһәрендә яшәүчеләр мөселман зиратының чүплеккә әверелүенә зарлана. Социаль челтәрләрдә фоторәсемнәрне урындагы кеше бастырган.

- Менә, зират чүплек эчендә, - дигән ул.

Фотосурәтләрдә, чыннан да, тирә-юньдә чүп-чар таралганлыгы күренә. Урна тулы, һәм аны чыгаручы юк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Башкортстанда беренче очрак кына түгел. Күптән түгел генә Краснокама районының Николо-Березовка авылы халкы да зиратның коры ботаклар, иске веноклар, буяу банкалары белән тулы булуына зарланган иде.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: