-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 14:00

Балаларны приютка урнаштырганнар

Уфада ике бала бер-бер артлы тәрәзәдән егылып төшкән иде...

Балаларны приютка урнаштырганнар
Балаларны приютка урнаштырганнар
Уфада беренче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән өч яшьлек кызны һәм аның 11 айлык энесен вакытлыча Нарасыйлар йортына урнаштырганнар.

Хәзерге вакытта әниләре шок хәлендә, бу кайгыдан һушына килә алмый. Журналистларга ул балаларын өйгә кайтару өчен барлык ысулларны эзләвен хәбәр итте.

Шунысын да өстәп үтик, хатын социаль хезмәтләрдә исәптә тормаган, гаилә имин булган.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 29 августта булды. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балалар өйдә әнисе белән булган. Әниләре йоклаган, ә сабыйлар тәрәзә төбендә уйнаган. Кыз беренче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән, ә аның энесе төшеп өлгермәгән - бу хәлләрне күргән очраклы үтеп баручы фаҗигане булдырмый калган.

Ана аңлатуынча, ул күп эшли, шул сәбәпле, бу көнне арып йоклап киткән...

Фото: Олег Яровиков.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: