+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 12:00

Башкортстанга Луганск Халык Республикасы делегациясе килә

2-5 сентябрьдә Уфа шәһәренә республикалар арасында урнашкан дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук уртак рухи, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап калу һәм популярлаштыру, Башкортстанда «Русия эзләү хәрәкәте» төбәк бүлеге башлангычы буенча тарихи хәтерне саклап калу максатларында республика Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «7нче гвардия кавалерия корпусы атлылары батырлыгы һәм яңа шәйморатовчылар документларда, тикшеренүләрдә» дигән фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен Луганск Халык Республикасы делегациясе киләчәк. Кунаклар үзләре белән "Героик Донбасс" фотокүргәзмәсен алып киләчәк.

Башкортстанга Луганск Халык Республикасы делегациясе килә
Башкортстанга Луганск Халык Республикасы делегациясе килә

Делегация составында - Алчевск шәһәренең Салават Юлаев исемендәге эзләү отряды җитәкчесе Флюр Карачурин, «Луганщина якташлык берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Олег Акимов, Луганск Халык Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Алексей Карякин, Луганск Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Владислав Дейнего һәм Луганск мәгълүмат үзәгенең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, депутатлар.

Чара программасында Башкортстанда "Русия эзләү хәрәкәте" төбәк бүлеге тарафыннан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла.

3 сентябрьдә 9 сәгатьтә Башкортстан Милли музеенда «Героик Донбасс» фотокүргәзмәсе ачылачак. Фотоэшләр Донбасста барган реаль вакыйгалар, 2014 елда үз Ватанын басып алучылардан яклаган кешеләр язмышы турында, төбәкнең тыныч тормышын һәм көнкүрешен чагылдырачак, шулай ук Луганск Халык Республикасы территориясендә узган чаралар турында сөйләячәк.

Фотокүргәзмәдә легендар комдив, 1943 елның 23 февралендә Донбасс өчен сугышлар вакытында батырларча һәлак булган Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов турындагы материаллар чагылыш тапкан.

3 сентябрьдә 10 сәгать 30 минутта 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда «7нче гвардия кавалерия корпусы атлылары батырлыгы һәм шәйморатовчылар яңа документларда, тикшеренүләрдә» дигән фәнни-гамәли конференциясе эшли башлаячак.

Кичен чарада катнашучылар һәм кунаклар Кырмыскалы районына барачак, анда Русия Герое, генерал-майор, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

4 сентябрьдә 10 сәгать 30 минутта чараларда катнашучылар Уфа шәһәрендә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салачак һәм Республика Хәрби Дан музеенда «Луганск Халык Республикасы һәм Башкортстан Республикасы иҗтимагый палаталарының тарихи хәтерне саклау буенча үзара хезмәттәшлеге” дигән "түгәрәк өстәл" уздырачаклар.

Фото: veteranrb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: