-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 12:05

"Гараж амнистиясе" дәүләткә дә, халыкка да отышлы

1 сентябрьдән Русиядә "гараж амнистиясе" старт алды, ул - гараж астында җиргә милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе.

"Гараж амнистиясе" дәүләткә дә, халыкка да отышлы
"Гараж амнистиясе" дәүләткә дә, халыкка да отышлы
Республика Иҗтимагый палатасының Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгать контроле һәм җәмәгать советлары белән үзара хезмәттәшлек буенча комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Мельников билгеләп үткәнчә, әлеге норма теркәлмәгән объектларны рәсмиләштерү процедурасын җиңеләйтә һәм гараж хуҗалары өчен дә, дәүләт өчен дә табышка китерә.

Хуҗалар үзләренең күчемсез милекләрен канунлаштырып, сата, бүләк итә, мирас итеп калдыра ала. Ә әгәр дә җир дәүләт өчен юл яки торак төзү өчен кирәк булса, милекчеләр компенсация алачак.

"Дәүләтнең отышы шунда ки, миллионлаган законсыз объектлар хисапта торачак - һәм аларда җиргә һәм милеккә салымнарны исәпләп чыгарырга мөмкин булачак. Тагын бу төзекләндерү өчен мөһим: еш кына гаражларның кемнеке булуы һәм территориядәге тәртип һәм корылмаларның хәвефсезлеге өчен кем җаваплы булуы аңлашылмый. Моннан тыш, әлеге хокук нормасы суд органнарын гаражларга һәм алар астындагы җир участокларына милек хокукын тану кебек күпсанлы дәгъва таләпләреннән бушата, бәхәссез хәлләр шулай ук милекне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе барышында ачыкланачак, әмма монда үз карарын кабул итәчәкләр", - дип билгеләде Евгений Мельников.

2021 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән "Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 79-ФЗ Федераль законы белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, гражданнарга, шул исәптән инвалидларга, гаражлар урнаштыру өчен, җир кишәрлекләрен файдалануга хокук бирү мәсьәләсе хәл ителде. Моның өчен урындагы үзидарә органнары мондый гараж объектларын урнаштыру схемасын расларга тиеш була. Инвалидлар өчен хезмәт бушлай.

"Гараж амнистиясе" турындагы закон 2021 елның 1 сентябреннән көченә керде һәм 2026 елга кадәр гамәлдә булачак.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: