-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 12:40

Республика телеканаллары Радий Хәбировның интервьюсын күрсәтәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров телевизион интервью бирде, анда төбәктә зур спорт ярышларын уздыру ни өчен мөһим булуын сөйләде.

Республика телеканаллары Радий Хәбировның интервьюсын күрсәтәчәк
Республика телеканаллары Радий Хәбировның интервьюсын күрсәтәчәк

Башкортстан өчен 2021 ел вакыйгаларга бай булды: Фольклориада, WorldSkills Russia финалы, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты. Булачак эре вакыйгалар арасында - волейбол һәм Евразиада буенча дөнья чемпионаты.

Мондый вакыйгаларны ни өчен үткәрергә кирәк? Алар республикада балалар һәм киңкүләм спортны үстерергә ничек ярдәм итә?

Радий Хәбиров белән интервьюны 3 сентябрьдә карагыз:

- 22:05 дә БСТ телеканалында;
- 9:00, 14:15, 16:35 “Башкортстан-24” телеканалында;
- 12:10да “Россия-24” телеканалында.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: