-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2021, 17:04

Балалар йортында сеңлесе көтә...

7 яшьлек малай ярты ел дәваханәдә яшәде.

Балалар йортында сеңлесе көтә...
Балалар йортында сеңлесе көтә...

Ярты ел вакытын Республика балалар клиник дәваханәсендә (РДКБ) үткәргән җиде яшьлек ятим малай тиздән Мәскәүгә юл тотачак, анда аңа бөерләрен күчереп утырту буенча операция ясаячаклар. Малайга бөер күчереп утырту буенча операция таләп ителә.

Сабый агымдагы елның мартында дәваханәгә кергән һәм әлегә кадәр шунда ята, анда ул көн саен диализ процедурасын уза. Малайны Мәскәүгә операциягә җибәрергә тиешләр иде, ләкин табиблар ниндидер сәбәп белән моны сузды. Ә малайны балалар йортында игезәк сеңелесе көтә... Алар шунды яши.

- Бала марттан бирле кондиционер булмаган дәваханә палатасында яши. Стационар атмосферасы үзе авыр, ә монда эсселек түзә алмаслык. Малай барыннан да бигрәк аны балалар йортында көткән игезәк сеңелесе белән аерылышуны авыр кичерә, - дип аңлата әңгәмәдәшебез.

Тиздән малай Мәскәүгә операциягә китәргә тиеш. Билгеле булуынча, 6 сентябрьдә ул дәвалануга юлланачак.

Фото: fotostrana.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: