-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2021, 19:45

Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә

Башкортстанның Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә. Махсус министрлыклар һәм ведомстволар көчләре һәм чаралары урында тора, кирәкле барлык чаралар күрелә.

Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә
Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә

Җил көчәю нәтиҗәсендә ут Баймак-Сибай юлы аша чыккан. Хәвесезлек максатында трасса вакытлыча ябылды, урында ЮХХДИ хезмәткәрләре транспорт хәрәкәте тәртибен тәэмин итә. Баймак авылыннан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә 16 кеше вакытлыча күчерелгән, шуларның 9ы - автобус, 7се - шәхси транспортта. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынны сүндерүдә территорияне сөрү өчен авыр техника җәлеп ителгән. Йорт хайваннарын урнаштырып тору урыны билгеләнгән.

Баш идарәдә оператив штаб эшли. Баймак районына өстәмә рәвештә 2 аэромобиль группировкасының 2 эшелоны һәм 68 кешедән торган 22 янгын-коткару отряды җибәрелгән.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Баймак районы территориясендә урман янгыны аркасында көчле төтенләнү сәбәпле, Гали авылында яшәүчеләр торактан чыгып китүне сораган. Юл хәрәкәтен чикләү кертелгән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: