-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2021, 19:50

Беслан фаҗигасе онытылмый

3 сентябрьдә В.И. Альбанов исемендәге полярниклар музеенда террорчылыкка каршы көрәшкә «Яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны кисәтү һәм профилактикалау: яңа чакырулар һәм янаулар» темасына "түгәрәк өстәл" үтте.

Беслан фаҗигасе онытылмый
Беслан фаҗигасе онытылмый
"Түгәрәк өстәл" эшендә фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Чара Бесланда террорчылар корбаннарын искә алу бер минут тынлык белән башланып китте.

Чарада сәламләү сүзе белән Русия Дәүләт думасы депутаты, «Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе, Русия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Русия дипломатлары ассоциациясе советы әгъзасы Ришат Халиков һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина мөрәҗәгать иттеләр, алар җыелучыларның игътибарын террорчылык һәм экстремистлык оешмаларына һәм деструктив субкультураларга җәлеп итүгә юл куймас өчен яшьләр белән эшләүнең яңа юлларын һәм методларын эзләргә кирәклегенә юнәлттеләр.

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору өлкәсендә илебез һәм чит ил тәҗрибәсен анализладылар һәм яшьләр арасында әлеге тискәре күренешләрне профилактикалау һәм аңа каршы тору эшендә дәүләт хакимияте органнарының, урындагы үзидарә органнарының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының көчләрен берләштерергә өндәделәр.

Чара тәмамлангач, анда катнашучылар Бесланда террорчылык акты корбаннары истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясендә катнашты.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: