-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2021, 11:50

Халыкны нәрсә борчый?

2 сентябрьдә Уфада Батырская урамындагы 4нче һәм 18нче йортларда сайлаучылар белән КПРФтан төрле дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларның чираттагы очрашулары узды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, очрашулар күпсанлы була, кешеләрдән сораулар һәм наказлар көннән-көн күбәя.

Халыкны нәрсә борчый?
Халыкны нәрсә борчый?

Кешеләрне экология, төзекләндерү һәм юл инфраструктурасы булмау, торак-коммуналь хуҗалык тарифларының үсеше, сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты мәсьәләләре һәм башкалар борчый.

Русия Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар урындагы халыкның үтенечләрен һәм теләкләрен җыйды һәм эшкә кабул итте.
Шулай ук халыкны, КПРФ җиңгәндә, барлык өметләр һәм сораулар, гадәттәгечә, беренче чиратта федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк, дип ышандырдылар.

Фото: kprf102.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: