-22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2021, 14:14

Кызының кулын шешә белән кискән...

Бу хәлне хокук сакчылары тикшерә башлады.

Кызының кулын шешә белән кискән...

33 яшьлек зыян күрүче ире белән Мишкә районының Тынбай авылына әтисе янына кунакка килгән. 64 яшьлек ир-ат мәҗлес вакытында исерткеч эчемлекнең икенче порциясе артыннан кем барачагы турында кызы белән бәхәсләшә башлаган. Алкоголь артыннан кем баруы хәл ителмәгәч, шешәне ватып, кызының ике кулын да кискән. Хатын шунда ук өйдән чыгып йөгерә һәм полициягә, ә аннары медикларга мөрәҗәгать итә.

Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча сәламәтлеккә җиңел зыян китерү һәм үтерү белән янау фактлары буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызганычка каршы, яшь хатынның хәле турында әлегә мәгълүмат юк.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова