Уфалылар парклар өчен тавыш бирүне дәвам итә. Хәзерге вакытта Нефтехимиклар паркы өчен иң актив тавыш бирәләр (34 процент). Дим бистәсенең Үзәк паркы һәм Инорстагы Теплое күле янындагы парк зонасы өчен шәһәр халкының 20 проценты тавыш биргән. Башка парклар әлегә 10 проценттан да артык җыялмый. Урманчылар паркы - 9, Якутов исемендәге парк - 7, Мәҗит Гафури паркы - 4, Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы - 7, Ленин исемендәге парк өчен 3 процент халык тавыш биргән.
Соңгы парк буенча уфалыларның фикере төрле. "Ленин паркын реконструкцияләү исемлегеннән чыгарырга кирәк, анда нәрсәне реконструкцияләргә? Анда җитешмәгән бердәнбер әйбер - кибетләр һәм шул ук кафелар", - дип яза постта уфалыларның берсе. "Ленин исемендәге паркны түгел, ә җимереклек булган урыннарга ремонт ясарга кирәк", - дип билгеләгән икенче бер шәһәр кешесе.
“Башинформ” агентлыгына “Горзеленхоз”ның урман хуҗалыгы, төзекләндерү һәм урман-парк эшләре бүлеге башлыгы Максим Щербаков сөйләгәнчә, парк яхшы хәлдә, көн саен җыештырыла фонтаннар әйбәт эшли.
Ленин исемендәге парк - Русия халыкларының төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Парк 1867-72 еллар чорында Уфа губернасы губернаторы Сергей Петрович Ушаков боерыгы буенча вак һәм сыер малы өчен көтүлек урынында салынган. Бу парк шәһәр халкының ял итү өчен беренче җәмәгать урыны дип саналган. Тиздән паркта карусельләр, беседкалар һәм павильоннар, "Мир" җәйге кинотеатры һәм беренче Уфа фонтаны барлыкка килә. Паркка Софьюшка аллеясы, Зыя Нуриев исемендәге сквер, Ленин урамының җәяүлеләр зонасы һәм ArtTerria аллеясы, шулай ук Дәүләт җыелышы йорты скверы тоташа.
Фото: "Башинформ"