+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2021, 09:21

17 яшьлек гомер кыелган

Һәлакәт аямый, ул кемгәдер гомерлек кайгы калдыра.

17 яшьлек гомер кыелган
17 яшьлек гомер кыелган


Иглин районында һәлак булучылар белән юл-транспорт фаҗигасе теркәлде.

Авария кичә җиденче яртыда Уфа - Иглин - Красная горка автомобиль юлының 28нче километрында булган.

"Subaru Outback" һәм "Kia Sportage" бәрелешкәннәр. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә "Subaru"ның 17 яшьлек пассажиры фаҗига урынында һәлак булган.

Дәваханәгә дүрт кеше, шул исәптән 8 яшьлек кыз китерелгән.

Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре турында тулырак мәгълүматлар ачыклана.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: