5 сентябрьдә ярминкә Белоретта узды. Үз товарларын Белорет, Учалы һәм Әбҗәлил районнары хуҗалыклары тәкъдим итте. Ярминкәгә килүчеләр "борщ җыелмасы"ннан төрледән-төрле яшелчәләр, ит ярымфабрикатлары, балык, сөт продукциясе, бал, кымыз, чәй, икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм камыр ризыклары сатып ала алдылар.
Металлурглар мәйданында сәүдә җәелдерелгән арада, анимацион команда балаларның күңелен ачты. Ярминкәдә халык бушлай юридик ярдәм алды, күчмә ФАПта терапевт, хирург яки офтальмологка кабул итте. Бу вакытта Дуслык скверында «Белорет яшьләре» фестивале узды.
«Белоретта бик шәп бәйрәм булды, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова. - Аның балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булуы бик яхшы. Бүген шәһәр гүя икенче сулыш алгандай булды. Биредә паркны төзекләндерәләр, һәм шуны әйтә алам бу Башкортстанда иң яхшы иҗтимагый киңлекләрнең берсе булачак. "Башкортстан ихаталары" программасы буенча ишегалларын ремонтлауларын, шәһәр халкы берләшүен һәм территория тормышында катнашуын күрәбез. Минем яшьлегем шәһәре үсешенә шатмын".
Фото: Белорет районы хакимияте.