Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2021, 16:04

Ерткыч та бу кадәр кансыз булмас...

Коточкыч җинаять эше үз чишелешен тапты.

Ерткыч та бу кадәр кансыз булмас...

Учалы районының Мәскәү авылында яшәүче 41 яшьлек аек булмаган ир-ат 56 яшьлек хатын-кыз белән талашкан. Куллары белән муеныннан тотып буа башлагач, зыян күрүче аңын югалткан.

Әмма җинаятьче моның белән генә чикләнмәгән. Гаепләнүче ир баудан элмәк ясап, аны көч белән корбанының муенына салган. Арытаба ул аш-су бүлмәсеннән пычак алып чыгып, хатынны берничә урыннан чәнечкән. Пычак аның эчке әгъзаларны яралаган. Берникадәр вакыттан соң, зыян күрүче янына кире әйләнеп килеп, мәетне базга ташлаган һәм өйгә ут төрткән.

Ир кулга алынган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова